Праздник птиц

Автор: Strike Дата: 10:38 Прочитано: 4928 Загрузок: 0
Описание:
«Кошлар» темасына карата
“Йолдыз сәгате” уены.

Максаты. 1) Безнең якларда яшәүче кошлар белән таныштыру, аларны танып белергә өйрәтү.
2) Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.Кошларның файдасы турында аңлату, аларны шулай ук сакларга кирәклеген төшендерү.
3) Укучыларның иҗади сәлатен, уйлау, күзәтүчәнлекләрен үстерү.Матурлыкны күрә белергә өйрәтү.

Кичә башланганчы ук сайлап алу өчен укучыларга эш бирелде .
1. Үзләре яраткан кош рәсемен ясап килергә, яисә кошлар турында табышмаклар әзерләргә ( теләк буенча)
2. Кошлар турында викторина сорауларына җавап бирергә ( кем дөрес һәм күберәк җавап бирүгә карап)
Викторина сораулары:
1) Безнең якларга җылы яклардан беренче булып нинди кошлар кайта ( грачи- кара каргалар)
2) Ясалган оялардан тыш сыерчыклар тагын кайда оя коралар? ( дупло-
3) Балалары йомыркадан чыкканнан соң сыерчыкларның күкәй кабыклары кая китә?
( алар аны томшыклары белән алып чыгалар)
4) Безнең карлыгачлар ояларын нәрсәдән ясыйлар? ( балчыктан һәм селәгәйдән)
5) Нинди кош оя кормый, ояда утырмый? ( күке)
6) Нинди кошлар суга да, агачка да , җиргә дә утырмый? ( стриж-
7) Нинди кошларның тән тиресен канат түгел тәнкә каплаган? ( пингвиннарның)
8) Дөньяда иң зур кош? ( Африка страусы)
9) Дөнҗядагы ид кечкенә кошчыклар? ( колибри)
10) Бездән киткән кошлар җылы якта оя коралармы? ( юк)
11) Кайсы кошларның кошчыклары елан кебек ысылдый? ( вертишейка-
12) Нинди кош коерыгы белән җырлый ( Бекас-
13) Нинди кош барлык кошлардан да тизрәк оча? ( стриж)
14) Нинди кошларның аталары да, аналары да җырлый, сайрый? ( снегири-
15)

Алдан ук викторина сорауларына дөрес җавап биргән, матур итеп рәсем ясаган , табышмак әзерләгән укучылар арасыннан уенчылар билгеләнә.

Уен барышы. Уенчылар өстәленә 0-5 кадәр саннар язылган таблолар бирелә .
Тактада I тур өчен ясалган кош рәсемнәре эленә.
1. Зур песнәк 2. Күке 3. Яр чыпчыгы 4. Шәүлегән.
Сорау укыганнан соң уйла өчен вакыт бирелә, бер-берсеннән карамасыннар өчен алып баручы 1,2, 3 дигәннән соң җавап күтәрелә , соңга калган укучының җавабы дөрес булса да кабул ителми.
1. Чит ояга күкәй салучы кош? (2)
2. 6-8 см зурлыктагы балыклар белән тукланучы кош? ( 3)
3. Үз исемен рус телендә кычкыручы кош? ( 1) Си-ни-ца
4. Арада кайсы кош флейта сузарга да, мәче авазы чыгарырга да оста? ( 4)
5. Башка кошлардан аермалы буларак йонлач гусеницаларны да үз рационына керткән кош? ( 2)
6. Минем уйлавымча биредә кайсыдыр кош кышын бала чыгара? (0)
7. Майның икенче яртысында , агачлар шаулап яфрак яргач кына кайтучы кош? (4)
8. Агач ботаклары очында ояларын гамак –кәрзин рәвешендә эленеп торырлык итеп ясаучы кош? ( 4)
9. Җиргә бер метрга кадәр тирәнлектә казып оя ясаучы кош? (3)
10. Арадагы кошларның кайсы турында борынгылар: йортка бәхет китерә, яшеннән саклый , буранны туктатырлык көче бар дип санаганнар? (3)
11. Җәен урманда , ә кышын азыкка була авыл тирәсендә яшәүче кош? ( 1)
12. Тугач та беренче өч көндә оядагы барлык әйберләрне атучы кош? ( 2)
Шушының белән беренче тур сораулары бетә, уеннан иң аз очко җыйган ике укучы чыгарыла.

Тамашачылар белән уен.
Табышмаклар.
1. Койма башында бер өй,
Кунагы тәрәзәдән йөри
( сыерчык)
2. Үзе йомырка басмый
Баласын да бакмый?
( күке)
3. Кулы юк балчык ташый,
Балтасы юк өй ясый.
( карлыгач)
4. Коерыгы белән боз ватучы кош.
( сиртмәкойрык)
5. Беренче карлар яугач,
Килә ул безнең якка .
Кышкы урманны сөя
Исе китми суыкка
( Карабүрек)

II тур.
Тактада кош рәсемнәре
.
1. Чукыр 2.Саескан 3.Сиртмәкойрык 4.Ала карга.

1. Үзенең бертуктаусыз эзәрлекләве , тавышы белән аучыларга комачаулык тудыручы кош. Аны бер үк вакытта карак диеп тә, разбойник диеп тә атыйлар. (2)
2. Чит ояга кайсы кош күкәй сала? (0)
3. Ылыслы үсемлекләрнең орлыклары белән тукланучы кош? ( 1)
4. Иртә язда, әле бозлар кузгала гына башлый, инде алар кайталар, нинди кош соң ул (3)
5. Куркыныч килгәндә күршесен кисәтеп, авырлык килгәндә ярдәмләшеп яшәүче кошлар (4)
6. Кайсы кош кышын бала чыгара ? (1)
7. Кайсы кошлар парлап оя кора, парлап бала үстерә һәм алга таба да бергә яшәвен дәвам итә, кышын да, җәен дә гел бергә. ( 2)
8. Хәзерге вакытты иң нык үрчүче кош (4)
9. Һәрвакыт коерыгын селкетеп йөрүче кош ( 3)
10. Азыкны ярым эшкәртеп кенә балаларына кайсы кош ашата ( 1)
11. Әлеге кошлар арасыннан кайсының аңы чагыштырмача яхшырак үскән булып санала? ( 4)
12. Койрыгын алса башы ябыша, башын алса коерыгы ябыша? (2)
13. Оясын ботаклардан ясап, бик нык качырып, эчен балчык белән сылап, мүк һәм мамык белән түшәүче “архитектор “ кош.Әле өстәвенә ояның түбәсе дә була (2)
14. Үзе үлгәч 12-15 елга кадә гәүдәсе саклана торган кош ( 1)
Икенче турга йомгак ясала, иң аз бал җыйган ике укучы чыгарыла.
Тамашачылар белән уен.
Бу кошка Англиядә һәйкәл куелган.1942 елда Англиянең су асты көймәсен фашистлар самолеты бомбага тота.Көймә су төбенә китәрлек дәрәҗәдә ватыла.Корабелҗдә ике кош яшәгән була, алар морякларга ярдәмгә киләләр дә инде.Әлеге кошларның аякларына координаталар күрсәтелгән ярдәм сорап язылган кәгазь беркетеп, кошларны торпида аппаратына махсус капсулага салып тышка җибәрәләр.Ата кош үлә, ә ана кош базага кадәр барып җитә, шулай итеп моряклар исән кала. Нинди кош соң ул Бөекбритания дә үзенә һәйкәл куйдыртырлык батырлык эшләүче?
“могҗизалар кыры” уйланыла.

К Ү
Г Ә
Р
Ч
Е
Н

III тур. Калган ике уенчы 1 минут эчедә үзләре белгән кош исемнәрен язалар, кем иң күп яза , шул җиңүче була.

Уен тәмам. Җиңүчегә бүләк һәм грамота тапшырыла. Җиңүче өчен алдан әзерләнгән концерт номеры башкарыла.

Размер файла:



Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Наша история

Панель управления

Привет, Гость

Гость, мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Логин
Пароль:

Архив сайта

Опрос

Ваша успеваемость?
Всего ответов: 22

Реклама