Открытый урок в 3 классе. Татарский язык

Автор: Strike Дата: 10:30 Прочитано: 2502 Загрузок: 0
Описание:
Тема: Сан( 2 сәг.)
Максат: 1. Укучыларга сан турында мәгълүмат бирү , аның сораулары белән таныштыру.
2. Җөмләдә саннарны таба алу һәм сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру.
3.Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү
4. Укучыларның тел байлыгын үстерү

Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
Баларда уңай хәләт тудыру.
Исәнләшү . “ Куркуны куып чыгару”
Тирән итеп үпкәләргә сулыш алу һәм һаваны чыгару.( Ике тапкыр кабатларга)
Борылып басып килгән кунаклар белән исәнләшү.
Бер-берләренә елмаерга кушу. Урыннарга утыру.
Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны яздыру.

II. Дәрескә кереш.
1 слайд. Экранга күз салыгыз, монда сез нәрсәләр күрәсез.(Саннар)
Димәк без бүген “ Сан” темасын өйрәнәбез. Ә саннарны кайларда
очратырга була.( рус телендә, математика дәресендә, көнкүрештә ( в быту)
Ни өчен безгә санарга кирәк ?
“ Сан” сүзе нәрсәне аңлата. Әйдәгез аңлатмалы сүзлекне ачып
карыйк.
Сан ул предметларны санау-хисаплау,берәмлекләп барлау өчен
кулланыла торган микъдар( колчество) төшенчәсе. Мәсәлән: Сез ашарга
ашханәгә кергәнче сездән сорыйлар: “ Сезнең сыйныфта бүген ничә
укучы бар?” Ә сез нәрсә дип җавап бирәсез: “ Безнең сыйныфта бүген 9
укучы ” дип җавап бирәсез. Сез нинди сан кулланып әйттегез? ( 9 лы ) Ул
нинди сорауга җавап булып килә? ( Ничә?- Сколько?)

2 слайд. Экранда без нәрсәләр күрәбез?
5 КИТАП
3 АЛМА
9 ТУП
7 КЫЗ
2 МАЛАЙ
1 УКЫТУЧЫ
4 ПАРТА
8 КАРАНДАШ
6 КОМПЬЮТЕР
Бу биремдә саннарны табыгыз.Саннарны ачыклап килгән исемнәре
белән бергә әйтегез.

Мәктәпкә 6 укучы килде.
( Бу җөмләдә санны әйтегез һәм аны ачыклап килгән сүзне табыгыз)

III. Дәреслек белән эш. 117 нче битне ачабыз. Кагыйдә белән танышабыз.
Тактага сан сүзен, сорауларын элү. ( Без сорауларның бөтенесен дә
өйрәнеп бетермибез, ә берничәсен генә өйрәнәбез. Калган сорауларны
киләсе дәрестә өйрәнеп бетерерсез)

IV. Дәфтәрләрдә эш.
3 слайд Сорауларга карата рәсемнәр.
Ничә? Һавада ничә кош оча?
Ябалакның ничә кошчыгы ( птенцы ) бар.
Ничәшәр? Һәр төркемдә ( группада ) ничәшәр солдат?
Ничәнче ? Тычкан ничәнче булып шалкан тарта?
Безгә ничә сорау очрады? ( өч ) Димәк без сезнең белән бүген шушы өч сорауны өйрәнәбез.

Бу сорауларга җавапны дәфтәрләргә языгыз.
Экран буенча чагыштырып тикшерү
V. 4 слайд. Физкультминут ( гәүдәләрне ял иттерү)

VI. Мөстәкыйль эш.
Карточкалар белән эш. Җөмләләрне русчага тәрҗемә итәргә.

1 карточка
2 карточка
3 карточка

VII. Күзләргә ял минуты ( Чебурашка бездә кунакта)

VIII. Дәреслек буенча эшләүне дәвам итү. 119 биттәге 249 күнегүнең 5 нче табышмагын күчереп языгыз.Җавабын табыгыз.

IX. Дәресне йомгаклау. Нәтиҗә ясау . Билге кую.

X. Өй эше: кагыйдәне ятларга. Саннар кергән 5 җөмлә язып килергә.

Размер файла:



Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Наша история

Панель управления

Привет, Гость

Гость, мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Логин
Пароль:

Архив сайта

Опрос

Ваша успеваемость?
Всего ответов: 22

Реклама